top of page
1694593926424
1/10
Рәхим итегез!
Исәнмесез, хөрмәтле сайт Кунагы!
Мин, Шакирова Илсинә Илгиз кызы,
2017 нче елда Казан (Идел буе) Федераль Университетын тәмамладым, 2019 нчы елда магистр дәрәҗәсенә ирештем. Хәзерге вакытта мәктәптә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытам.
Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шат.
Керегез, укыгыз, өйрәнегез, эшегездә кулланыгыз.
Яңалыклар
17.01.2023. Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелә. Укытучы һәм остаз елының бурычы – бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру, югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә киләчәк иҗади, сәләтле, актив абитуриентларны педагогик вузларга җәлеп итү.
28.03.2023. Мәктәбебез укучылары Республикакүләм "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабында катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Алар 1, 2, 3 нче урыннарга лаек дип табылдылар һәм конкурсның икенче этабына үттеләр. Зона этабында аларга уңышлар теләп калабыз!
30.03.2023. Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ел саен үткәрелә торган "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә бик теләп катнашалар. Быел да укучыларыбыз 1 нче турны уңышлы үтеп, 2 нче турда катнашу бәхетенә ирештеләр. Хәзерге вакытта зона этабына әзерләнү эшләре алып барыла.
bottom of page