top of page

2023 ел - Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелә. Укытучы һәм остаз елының бурычы – бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру, югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә киләчәк иҗади, сәләтле, актив абитуриентларны педагогик вузларга җәлеп итү.

2023 ел - Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм                  гореф-гадәтләр елы

2023 ел - Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде.Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр - халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

4.png
bottom of page