top of page
Габдулла Тукай тууына 137 ел
1886 нчы елның (26)14 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым вакыт үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» - дип кычкырып йөри.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» - дип кычкырып йөри.
УРАЛЬСК ЧОРЫ. Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. 1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.
КАЗАН ЧОРЫ. 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры - халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.
1905 ел. Камил Мотыйгый белән яшь Тукай
1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.
Тукай белән бәйле урыннар:
- Кушлавыч (1886).
- Кырлай (1892 – 1895).
- Уральск (1895 – 1907).
- Казан (1890 – 1892) ( 1907 – 1913).
- Нижний Новгород (1908).
- Гурьевка (1910)
- Өчиле (1911).
- Әстерхан( 1911).
- Уфа (1912).
- Петербург (1912).
- Троицк (1912).
Габдулла Тукай истәлеге:
- Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе.
- Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
- Татарстанның Тукай районы.
- Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы.
- Казан шәһәренең Габдулла Тукай мәйданы.
- Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе.
- Уфа шәһәрендә Тукай урамы.
- Ташкент шәһәрендә Тукай урамы.
- Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган.
- Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография.
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...
bottom of page